Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Ак куян артыннан бар»

12 март көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, «Вернисаж» клубы кысаларында, 11нче гимназиянең 4А сыйныф укучылары өчен Л. Кэрроллның «Алисә могҗизалар илендә» китабы буенча «Ак куян артыннан бар» исемле уен-сәяхәт үткәрделәр. Китапханәче укучыларны Л.Кэрроллның биографиясе белән таныштырды. Балалар язучының чын исеме Чарлз Лютвидж Доджсон турында белделәр, ләкин инглиз теленнән латынга һәм кирегә тәрҗемә итү нәтиҗәсендә, язучы Льюис Кэрролл  исемен алды. Кэрролл язучы гына түгел, рәссам, фотограф, фокусчы һәм математика профессоры да иде. Балалар Алисәнең маҗаралары турында әкиятләрнең барлыкка килү тарихы турында кыскача гына белделәр һәм «Алисә могҗизалар илендә» исемле беренче әкият геройларын искә төшерделәр. Чара Әкият буенча уен белән дәвам итте. Балаларны «Угадай о ком речь», «Сюжет», «Кроссворд от Шляпника», «Загадки Чеширского кота», «Зарядка от Синей Гусеницы» дигән төрле биремнәр көттеләр. Балалар күтәренке кәеф һәм эмоцияләр алдылар. Чара мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды.