Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Татарстан Республикасының заманча язучылары»

4 март көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында, 6нчы мәктәпнең 2А сыйныф укучылары белән «Татарстан Республикасының заманча язучылары» дип исемләнгән әдәби яңалыклар бюросы үткәрделәр. Чара башында балалар үзләренең танылган татар язучыларын, аларның иҗатын искә төшерделәр. Шулай ук балалар үзләренең яраткан китапларын һәм яраткан язучыларын да атадылар. Аннары укучылар Роберт Миңнуллин, Эльмира Шәрифуллина, Ризидә Вәлиева һәм Рафис Корбан кебек Татарстан язучылары белән таныштылар. Һәр язучы белән аерым таныштык, биографиясен белдек һәм берничә шигырь укыдык. Балаларга бигрәк тә Роберт Миңнуллинның «Әнигә ял итәргә кирәк» шигыре ошады. Чара ахырында балалар Рафис Корбанның «Төн кая китә?» китабы буенча табышмакларга җавап эзләделәр.