«Әни турында хикәяләр укыйбыз»
4 март көнне Бөтендөнья уку көнендә, шулай ук Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе «Әни турында хикәяләр укыйбыз» дип исемләнгән республика акциясендә катнашты. Акциянең оештыручысы - "Республика балалар китапханәсе". Акция барышында 11нче гимназиянең 4А сыйныфы укучылары В. Осееваның «Сыновья», Л. Воронкованың «Что сказала мама?», стихи А. Твардовскийның «Мать и сын», Б. Емельяновның «Мамины руки», Н. Саконскаяның «Разговор о маме», В. Лунинның «Мама», И. Бунинның «Матери», Е. Благининаның «Посидим в тишине», «Вот такая мама» һ. б. әсәрләрен укыдылар. Акция кысаларында «Әниләр мәхәббәте белән без җылынабыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.