«Мең планетадан Җирдән дә иң матуры юк»
3 март көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Кырмыска» клубы кысаларында 2нче мәктәпнең 1 Б сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья Җир көненә багышланган «Мең планетадан Җирдән дә иң матуры юк» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр. Халыкара Җир көне-чиста су, җир һәм Һава бәйрәме. Китапханәче балаларны Җир көне символы-ак фондагы яшел грек хәрефе белән таныштырды һәм бу көнне тынычлык һәм тормышны саклауга өндәүче тынычлык чаң кагуы турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар урманда һәм күлләрдә үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, Җир-безнең уртак йортыбыз, ә йортны чисталыкта тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Чара ахырында балалар җир рәсемен ясадылар.