Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Мәңгелек хәтер»

#Вечнойпамятьюживы2020

28 февраль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Хәтер һәм Дан елына багышланган «Мәңгелек хәтер» дип исемләнгән уку марафонында катнаштылар. Марафонны Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе оештыра. Бөек Җиңү көненнән күпме генә еллар узмасын, вакыт беркайчан да халык хәтереннән Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын өзми һәм язучыларның әсәрләре монда соңгы рольне уйнамый. Сугыш турындагы китап - ул укучыларга Бөек Ватан сугышы, узган гасырның иң зур фаҗигасе турында күзаллау бирә торган гаҗәеп әдәби әсәр. Марафон барышында «Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары», В.Воскобойниковның «Василий Васильевич» әсәрләреннән өзекләр, В. Сейранянның «Бабай белән сөйләшү», С. Михалковның «Карта», А. Твардовскийның «Танкист хикәясе», А. Лугаревның «Күптән үткән Сугыш» шигырьләре укылды. Чара «Строки, опаленные войной» китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.