Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Хокук белеме иле буйлап»

28 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче мәктәптә «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Хокук белеме иле буйлап» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрделәр. Балалар «Бала хокуклары турында» Конвенциянең нәрсә икәнен һәм ул кайчан кабул ителгәнен, конвенциядә нинди төп таләпләр язылган булуын, кеше хокуклары ни өчен кирәк булуын һәм алар кем тарафыннан билгеләнүен һәм саклануын белделәр. Шулай ук кешенең бурычлары турында да сөйләнелде. Балалар уеннарда актив катнаштылар: «Домино» (шифровка чиштеләр, доминоның 2 өлешен тоташтырдылар), «Хокуклар турында җыр» (җыр яңгырады, балаларның бурычы нинди хокуклар турында сүз барганын билгеләргә). Балалар үз белемнәрен, «Угадайка» викторинасы сорауларына җавап биреп, күрсәтә алдылар.