«Чуаш язучылары - балаларга»
27 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе Лениногорск Мәдәният йорты оештырган «Чуаш утырулары» милли бәйрәмендә катнашты. «Чуаш язучылары - балаларга» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, килүчеләрне үзәк һәм балалар китапханәсенең туган якны өйрәнү бүлекләрендә табарга мөмкин булган чуаш авторларының китаплары белән таныштырдылар. Бигрәк тә балаларга һәм өлкәннәргә Р. Сарбиның «Бии, бии, Илемби», М. Юхманың «Ак ачкычлар», «Чуаш легендалары һәм әкиятләре» һ. б. китаплары аеруча ошады.