Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Хәрби балачак язмышы»

27 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Буыннардан буыннарга мирас булып күчсен батырлык = Пусть подвиг как наследие переходит из поколения в поколение» дигән проектны тормышка ашыру кысаларында «Хәрби балачак язмышы» дип исемләнгән очрашу узды.  Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле, әмма аларның барысын да уртак фаҗига, балачакның гүзәллеген югалту берләштерә. 10 нчы мәктәпнең 6Б сыйныф укучылары белән очрашуга Вахтерова Ольга Сергеевна чакырылган иде. Ул үзенең хәрби балачагы, балаларның ачлыктан, суыктан, куркудан ничек үлүләре, тәүлегенә унике сәгать  эшләүләре турында сөйләде.

4 нче мәктәпнең 2 һәм 3 нче сыйныф укучылары, сугыш турында шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. Чара ахырында очрашуда катнашучылар Ольга Сергеевнага сугыш еллары турында сөйләгәне өчен рәхмәт белдерделәр һәм аңа сәламәтлек, шулай ук актив һәм шат күңелле булып калуын теләделәр. Бу очрашу балалар күңелендә озак сакланыр, чөнки ул бик эмоциональ булды.