Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Яшәгән ди балыклар, кошлар, җәнлекләр»

27 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 14 нче коррекция мәктәбе укучылары өчен «Яшәгән ди балыклар, кошлар, җәнлекләр»  дигән экологик репортаж үткәрделәр. Чара башында «Табигать дөньясына китап аша» дигән эко-күзәтү үткәрелде, анда яшь укучыларыбыз М.Пришвин, В. Бианки, К. Паустовский, Е. Пермяк, Г. Снегирев, Г. Скребицкий, Б. Житков кебек язучыларның китаплары белән таныштылар. Балаларга гаҗәеп табигать дөньясы, туган якның матурлыгы һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш турында сөйләделәр. Бөҗәкләрнең, кошларның, җир-су хайваннарының, агачларның һәм чәчәкләрнең исемнәрен искә төшерделәр, урман табышмакларына җавап эзләделәр, викторина сорауларына бердәм җавап бирделәр һәм мәкальләр җыйдылар. «Күңелле җәнлекләр» уены бик җанлы үтте, ул күп көлке уятты. «Табигать дуслары кагыйдәләре» биремендә һәр катнашучы ясалма чәчәкләрдә табигатькә зыян китермәс өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге һәм планетабыз чистарак һәм матуррак булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында үз кагыйдәләрен язды.