«Аты – баты, менә нинди без солдатлар»
21 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче урта мәктәпнең 6В сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аты – баты, менә нинди без солдатлар» дип исемләнгән эрудит-викторина үткәрделәр. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Ватанны саклаучылар көне илебез геройларына, Ватанны дошманнардан саклаучыларга хөрмәтебезне белдерә. Балалар бик теләп «Хәрби разминка», «Сугышчылар тормышыннан», «Мәкальне төгәллә» викториналары сорауларына җавап бирделәр. Чара «Срока у подвига нет» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.