Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Бергә укыйбыз: өлкәннәр һәм балалар»

20 февраль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Бергә укыйбыз: өлкәннәр һәм балалар» дигән акция узды. Баланың әти-әниләре белән бергә китапханәгә килүе бик мөһим, алар китапны бергәләп сайлыйлар, бергәләп укыйлар, фикер алышалар. Китапханәче укуның гаилә әгъзалары арасында җылы атмосфера һәм ышанычлы мөнәсәбәт тудыра торган матур, гаилә традициясенә әверелүе турында сөйләде. Шулай ук барлык килгәнннәргә «В помощь родителям», «Какие книги читать детям дошкольного возраста» дигән буклетлар таратылды. Әти-әниләр китаплар сайлаган арада, яшь китап укучылар яраткан китап геройларының рәсемнәрен ясадылар.