Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Ничек, нинди, ни төсле»

19 февраль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче мәктәпнең 4Б сыйныф укучылары өчен Эльмира Шәрифуллина иҗаты буенча «Ничек, нинди, ни төсле» дип исемләнгән («Татарстан язучыларының ТАССРның 100 еллыгына 100 китабы» чаралар циклыннан) әдәби уен үткәрделәр. Китапханәчеләр балалар өчен слайд-презентация әзерләделәр, ул аларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Эльмира Шарифуллинаның «Мәкәрҗә кунаклары», «Ничек, нинди, ни төсле», «Баллы  балачак», «Алтын балык» китаплары зур кызыксыну уятты. Балалар белән бергә «Игезәк йолдыз» әкиятен укыдык. Балалар кроссворд һәм ребуслар чишүдә актив катнаштылар.