Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Халык мәдәнияте чыганакларына»

19 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе  Ульяновски балалар укуына ярдәм фонды тарафыннан оештырылган «Безнең чыганакларыбыз. Фольклорны укыйбыз»  дип исемләнгән акциясенә кушылды. Акциядә 31-нче  номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Яшь китап укучылар өчен «Халык мәдәнияте чыганакларына» дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Рус, татар һәм чуаш халыкларының милли киемнәрендә китапханәчеләр балаларны халык иҗаты һәм фольклорының төрле жанрлары белән таныштырдылар. Рус, татар, чуаш фольклоры - ул мәзәкләр, санамышлар, табышмаклар, мәкальләр, тиз әйтемнәр, уеннар, әкиятләр, әйтемнәр. Бишек җырларын тыңладылар, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр, санамышлар әйттеләр, «Чума үрдәк, чума каз» татар халык уенын уйнадылар. Балалар рус халык әкияте «Лиса-повитуха» һәм чуваш халык әкияте «Лиса плясунья» буенча курчак спектакльләрен карадылар. Әлеге чарага «Из старины далекой»  дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.