Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Про котов, котят и кошек - обитателей окошек»

18 февраль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Муравейник» клубы кысаларында 2нче мәктәпнең 1 В сыйныф укучылары өчен Россиядә мәчеләр көненә багышланган «Про котов, котят и кошек - обитателей окошек» дигән викторина элементлары белән әңгәмә - уен үткәрделәр. Дөньяның күп кенә халыкларының бу сөйкемле хайваннарны олылау көне бар. Барысының да бу датасы төрле. Россиядә рәсми рәвештә мартның беренче көне. Чара барышында китапханәче балаларны песиләр турында легендалар белән таныштырды, төрле илләрдә песиләр көнен бәйрәм итү тарихы һәм аларның кеше торагында ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Балалар бик теләп «Песиләр концерты», «Кем «мияу» диде»,  «Мәче экстрасенсы» уеннарында катнаштылар.