Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Татарстан Республикасының танылган театрлары»

18 февраль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында, 11 нче гимназиянең 1А сыйныф укучылары белән «Татарстан Республикасының танылган театрлары» дип исемләнгән уен дилижансы үткәрделәр. Чара балаларны театрлар тарихы, беренче театрлар, амфитеатрның нәрсә икәнлеге белән таныштырудан башланды. Аннары балалар Россиядә һәм Татарстанда театрның кайчан һәм ничек барлыкка килүен белделәр. Тарих белән танышканнан соң, укучылар Татарстан театрлары буйлап виртуаль сәяхәткә киттеләр.  Балалар Г. Камал театрында, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, В.И. Качалов исемендәге зур драма театрында, «Әкият» курчак театрында, Чаллы дәүләт курчак театрында, Әлмәт шәһәре Татар дәүләт драма театрында, Бөгелмә шәһәре А.В. Баталов исемендәге дәүләт рус драма театрында  һ. б. «булдылар». Һәр театр белән җентекләп таныштылар, аның тарихы, бүләкләре, хәзер нинди куелышлар куелуы турында белделәр. Чара ахырында укучылар үзләре «Кем мин?» уенында актерлар урынында булдылар.