«Герой якташларыбыз хәтердә яшәсеннәр өчен»
13 февраль көнне Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Буыннардан буыннарга мирас булып күчсен батырлык = Пусть подвиг как наследие переходит из поколения в поколение» дигән проектны тормышка ашыру кысаларында Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 11 нче гимназиянең 4 Б сыйныф укучылары өчен «Герой якташларыбыз хәтердә яшәсеннәр өчен» дип исемләнгән патриотизм сәгате үткәрделәр.
Бөек Ватан сугышы фронтларында 12 меңгә якын якташыбыз сугышты. Лениногорск районыннан 12 кеше – Советлар Союзы Герое һәм өчесе-3 дәрәҗә Дан орденының тулы кавалерлары – Советлар Союзының солдат Геройлары. Аларның биографияләре һәм батырлыклары турында яшь буынга сөйләделәр. Чара М.Җәлилнең «Батырлык турында» шигырен уку белән тәмамланды.