«Куркыныч булмаган Интернет»
13 февральдә Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында 10нчы мәктәпнең 7В сыйныф укучылары өчен «Куркыныч булмаган Интернет» дип исемләнгән куркынычсызлык сәгате үткәрделәр. Балалар «Интернет» төшенчәсе белән таныштылар, Интернет челтәренең төп куркынычлары һәм алар белән көрәшү ысуллары турында белделәр. Укучылар интернет челтәреннән файдаланучының мәдәнияте, авторлык хокукларын яклау, социаль челтәрләрдә үзеңне ничек куркынычсыз һәм дөрес итеп тотарга, социаль челтәрләрдә аралашуны файдалы итәргә дигән темага дискуссиядә катнаштылар. Балаларга «Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында әкият» укылды. «Җөмләне тәмамла» уенын уйнадык. Балаларны үзләре өчен файдалы мәгълүмат табарга мөмкин булган куркынычсыз сайтлар белән таныштырдылар.