«Балачак җырлары»
12 февраль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Укучының мәдәни нормативы» проекты кысаларында 11 нче гимназиянең 4А сыйныф укучылары өчен композитор Геннадий Гладковның «Балачак җырлары» дип исемләнгән музыка сәгате үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп Арыслан һәм Ташбака, Бремен музыкантлары белән җыр җырладылар. Китапханәче балаларны әлеге мультфильмнар һәм кинолар куелган китаплар белән таныштырды, композиторның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.