Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Иң мөһиме»

12 февраль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Вернисаж» клубы кысаларында 11 нче гимназиянең 4 А сыйныф укучылары өчен М. М. Зощенконың тууына 125 ел тулуга багышланган «Иң мөһиме» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чараның максаты-укучыларга истәлекле дата турында искәртү, сатирик һәм юмористик проза осталарының берсе булган М. Зощенконың биографиясе һәм иҗаты белән таныштыру. Китапханәче сөйләвеннән балалар язучының катлаулы тормыш һәм иҗат юлы турында белделәр, аның балалар өчен иң яхшы әсәрләре белән таныштылар. Аннан соң балалар «Иң мөһиме» хикәясен кычкырып укыдылар. Соңыннан укылган хикәя буенча кроссворд чиштеләр. Чара ахырында катнашучыларны М.Зощенко әсәрләре буенча күңелле әдәби викторина көтте. Барлык чара да матур презентация белән үрелеп барды.