Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Яратабыз сине, Татарстан» мәгълүмат сәгате

7 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәпнең 5Б сыйныф укучылары өчен «Яратабыз сине ,Татарстан»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-туган якка, Татарстан тарихына мәхәббәт тәрбияләү иде. Патриотизм һәм үз илеңә, республикага, үз шәһәреңә мәхәббәт үстерү. Очрашу башында балалар белән Татарстан Республикасы шәһәрләре, республикабыз башкаласы –Казан шәһәре, безнең як тарихы турында әңгәмә үткәрелде. Аннан соң балалар Татарстан гимнын тыңладылар, текстның кайчан кабул ителүен һәм кем менә дигән музыканы язган икәнен белделәр. Викторина сорауларына җавап бирделәр, «Казанны бел»уенын уйнадылар. Чара ахырында балалар бик теләп Татарстан язучыларының туган илебез турында шигырьләрен искә төшерделәр. Очрашу кызыклы, мавыктыргыч, җылы һәм дустанә атмосферада узды.