Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Юл йөрү кагыйдәләре иленә»

5 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә, 4 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, белән  «Юл хәрәкәте кагыйдәләре иленә»дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде.

Хәзерге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү бик актуаль, чөнки кече яшьтәге балалар еш кына автомобильләрнең реаль куркынычы турында оныталар. Шуңа күрә кечкенә җәяүлеләргә вакытында әзерлек кирәк. Чарада балалар юл билгеләре һәм светофорның тарихы  белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, «Светофор»шигырен тыңладылар. Ә аннары алар «Җәяүле» һәм «Зебра» командаларына  бүленделәр: «Юл билгеләре», «Аңлату» бәйгеләрендә катнаштылар, «Транспорт төрләре», «Машина йөртүчеләр эстафетасы» уеннарында көч сынаштылар. Ике команда да юл билгеләрен, светофор сигналларын куллана белүләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен күрсәтте.