Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Д. Тарджеманов әкиятләре буйлап

28 гыйнвар көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 5 нче урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен язучының 100 еллыгына багышланган «Д. Тарджеманов әкиятләре буйлап» дип исемләнгән («Татарстан язучыларының ТАССРның 100 еллыгына 100 китабы» чаралар циклыннан) әдәби уен үткәрделәр. Китапханәче балаларны Җәүдәт Тарджемановның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, аның әкиятләреннән өзекләр укыды. Балалар «Билибалу», «Күңелле сабантуй» әкиятләре белән таныштылар, «Күбәләк-җилбәзәк» әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар кроссворд чишүдә, качырылган сүзләрне табуда, «Әкиятне тап», «Әкиятнең исемен һәм картинасын туры китер», «Нинди әкиятләрдән бу өзекләр» һ. б. уеннарда актив катнаштылар.