Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Каникулларда гадәти булмаган сәяхәт

24 гыйнвар көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Укучының мәдәни нормативы» проекты кысаларында 2 нче урта мәктәбенең 7б сыйныф укучылары өчен Я. Ларриның тууына 120 ел тулуга багышланган «Каникулларда гадәти булмаган сәяхәт» дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Китапханәче Я. Ларри биографиясе белән таныштырды. Ян Леопольдович бик күп матур һәм кызыклы әсәрләр иҗат иткән, әмма аның иң якты һәм кызыклы әсәре «Карик һәм Вәлинең гадәти булмаган маҗаралары» китабы булды. Укудан соң, укылган повесть турында фикер алыштылар. Шулай ук әсәр буенча викторина һәм кроссворд үткәрелде. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен тирәнәйттеләр.