900 көн батырлык
24 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5 нче урта мәктәбенең 6А сыйныф укучылары өчен Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган «900 көн батырлык» дип исемләнгән әдәби – музыкаль композиция үткәрделәр. Чараны Д.Шостаковичның «Блокадалы Ленинград» симфониясен тыңлаудан башладылар. Укучыларга «Блокадалы Ленинград тормышы» дигән презентация күрсәтелде, «Китап битләре сугыш турында сөйли» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Шулай ук балалар ленинградлыларның батырлыгына багышланган мемориаль комплекслар, обелисклар, урамнар, һәйкәлләр белән таныштылар.