Хокуклымы син
24 гыйнвар көнне Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче мәктәптә «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Хокуклымы син» дип исемләнгән хокукый сәгать үткәрделәр. Балаларга аларның барысын да эшләргә мөмкин булган илгә эләгүләрен, ә аннан соң берни дә эшләргә ярамаганлыгын күз алдына китерү тәкъдим ителде. Аннары шундый илләрдә яшәргә ярыймы дигән сорау бирелде. Сорауга балалар хокуксыз дәүләттә бәхетле булырга ярамый, дип җавап бирделәр. Хокук һәм законнар булган дәүләттә генә без үзебезне имин тоя алабыз. Укучыларга «Бала хокуклары турында Конвенция» турында сөйләделәр. Тормыш хәлләре мисалында кеше хокукларын һәм бурычларын бозу очраклары ачыкланды. «Домино», «Угадайка» кебек уеннар уйнадылар.