Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Әкият иле... Беләсезме, ул кайда?

21 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Укучының мәдәни нормативы» проекты кысаларында 5 нче урта мәктәбенең 3 «Б» һәм 4 «В» сыйныф укучылары өчен немец язучысы Якоб Гриммның тууына 235 ел тулуга багышланган әдәби викторина үткәрделәр.

Чара башында китапханәче балаларны Якоб Гримм биографиясе һәм бертуган Гриммнарның «Госпожа метелица», «Горшок каши», «Заяц и еж», «Бременские музыканты», «Три горошка золота», «Три лесовичка» һ. б. китаплары белән таныштырды. Аннан соң балалар «Сказки братьев Гримм» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Предметны таны һәм ул кемнеке?» уенын уйнадылар. Соңыннан балалар  «Храбрый портной» әкиятеннән өзек укыдылар.