Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Бер кар бөртеге, ике кар бөртеге»

2020 елның 14 гыйнвар көнендә  Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе «Кырмыска» клубы кысаларында 2 нче мәктәпнең 1 б сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кар көне уңаеннан «Бер кар бөртеге, ике кар бөртеге» дип исемләнгән танып-белү уены үткәрделәр. Кышның һәр ае төрле. Декабрь – беренче кар һәм Яңа ел ае, гыйнвар - Раштуа, кышкы уеннар һәм күңел ачу, февраль - кышның иң кырыс ае. Чара башында балалар бу вакытка туры килә торган бәйрәмнәрне атадылар. Кар көне - быел 19 гыйнварда билгеләп үтеләчәк, әлеге бәйрәм Халыкара кышкы спорт төрләре көне дип атала. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм «Кышкы кәеф», «Кар бөртеген тот», «Кар бөртеген тапшыр» уеннары уйнадылар, чара ахырында китапханәче кар бөртекләре ясау буенча «Иң матур кар бөртеге» дигән мастер-класс үткәрде.