Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Йолдыз Шәрәпованың серле шигырьләре»

10 гыйнварда Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе 3-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Йолдыз Шәрәпованың серле шигырьләре» дип исемләнгән («Татарстан язучыларының ТАССРның 100 еллыгына 100 китабы» чаралар циклыннан) кычкырып укулар уздырды.

«Аппак белән Шәпшак», «Җавапсыз сорау», «Колаклы коймалар», «Китаплы кич», «Каен алмасы» — шундый исемле китапларны укып, анда нәрсә турында икәнлеген беләсе килә. Ә анда балалар һәм ата-аналар, Ватан һәм мәктәп, табигать һәм Интернет турында мәзәк һәм җитди сүзләр белән язылган шигырьләр. Бу китапларны татар язучысы Йолдыз Шәрәпова язган. Балалар шагыйрәнең биографиясе белән таныштылар, аның китапларыннан шигырьләр укыдылар.