Кышкы әкиятләр битләреннән
Кыш-могҗизалар чоры, ә Яңа ел-әкияти һәм тылсымлы бәйрәм Ю.Гагарин исемендәге Шәһәр балалар китапханәсендә Яңа ел бәйрәме алдыннан мәктәп лагерьлары өчен «Кышкы әкиятләр битләреннән» дип исемләнгән Яңа Ел китап карнавалы үткәрелде. Балалар белән «Кыш бабайга кунакка», «Чыршыны бизә», «Кышны сәламлә»дип исемләнгән кызыклы һәм күңелле уеннар үткәрелде, Яңа ел табышмакларына җавап бирделәр, кыш турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр.