Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Яңа елда китап белән бергә

26 декабрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре «Юбилейный» паркына Лениногорск шәһәрендә яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котларга чыктылар. Аларга «Яңа елда китап белән бергә» дигән уен программасын тәкъдим иттеләр. Балаларны һәм өлкәннәрне котларга Кыш бабай белән Кар кызы, Кикимора һәм Тычкан ашыктылар. Барлык геройлар да үз конкурсларын, уеннарын, табышмакларын, викториналарын әзерләделәр. Күңелле музыка астында әйлән-бәйлән җырлары җырладылар. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм  бүләкләр алдылар.