Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Настенканың Яңа ел маҗаралары

Яңа ел... иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе - тәрәзә артында ак кар, чыршы исе, төрле төстәге уенчыклар  һәм, әлбәттә инде, яңа ел бүләкләре белән. Ю.Гагарин исеменәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә ел саен балалар өчен яңа ел чаралары уза. Быел балалар өчен «Настеньканың Яңа ел маҗаралары» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Бәйрәмдә беренчеләрдән булып 14 нче коррекция мәктәбе һәм Лениногорск балалар йорты балалары булды. «Унике ай» әкияте геройлары: Настенька, Марфуша, үги ана, Принцесса, профессор, Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларны бик сөендерде. Геройлар белән бергә «Кар бөртекләре җый», «Атлар», «Кар табышмаклары», «Кыш бабайны чыгармыйбыз», «Туңдырам» уеннары уйнадылар, «Чыршы җыры»,  һ. б. җырлар җырладылар. Бәйрәм ахырында барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар.