"Балачак илендә"
18 декабрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре «Туган якны өйрәнү сандыгы» клубы кысаларында Р. Хафизованың тууына 90 ел тулу уңаеннан «Балачак илендә»дип исемләнгән әдәби круиз үткәрделәр. Чара башында балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар . «Нинди әсәрдән өзек алынганын тап» уены үткәрелде, «Кирлемән» әкият- повесте укыдылар, сорауларга җавап бирделәр.