Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Закон, без аның буенча яшибез»

13 декабрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче мәктәпнең 5 Б сыйныфында «Хак белгече» клубы әгъзалары өчен РФ Конституциясе көненә багышланган «Закон, без аның буенча яшибез» дигән хокукый сәгать үткәрделәр. Балаларга Россия Федерациясе Конституциясенең барлыкка килү тарихы, аның структурасы турында сөйләделәр. Чара барышында Россия символларына заманча аңлатма бирү, РФ гражданнарының хокукларын һәм бурычларын билгели торган мөһим конституциячел нигезләмәләр мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Балалар бердәм булып «Россия Конституциясе» викторинасында катнаштылар, Россия гимнын җырладылар. Чараның мөһим нәтиҗәсе, үз хокукларын белү генә түгел, ә илнең лаеклы гражданнары булып үсү өчен бурычларын аңлау булып тора.