Безнең урманда
9 декабрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 нче номерлы балалар бакчасында «Салават күпере» әдәби клубы кысаларында Л. Шаех иҗаты буенча «Безнең урманда» әдәби уен үткәрделәр. Чара барышында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Аның шигырьләре шатлык китерә һәм дөньяны танып белергә булыша. Балалар презентация ярдәмендә Л.Шәех иҗаты буенча сәяхәт иттеләр. Чара бик кызыклы килеп чыкты.