Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Күпмилләтле Татарстан

3 һәм 5 декабрь көннәрендә Ю.Гагаринның исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре мәдәни көндәлеге проекты кысаларында 6 нчы мәктәпнең 2 Б сыйныфында һәм 2 нче мәктәпнең 2 Б сыйныфында укучы балалар белән «Күпмилләтле Татарстан» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. Чара башында балалар Татарстан символларын искә төшерделәр һәм аларның әһәмияте белән таныштылар. Татар, рус, чуаш халыкларының тарихын һәм мәдәниятен җентекләп өйрәнделәр. Балалар элек ата-бабаларыбызның нинди йортларда яшәгәнен, бәйрәмнәрне ничек үткәрүләрен һәм һәр халыкның милли ризыкларын белделәр. Чара ахырында язмышлары Татарстан белән бәйле күренекле мәдәният эшлеклеләрен искә алдылар.