Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Талантларга бай безнең төбәк

3 декабрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 3Б сыйныф 2нче мәктәпнең укучылары өчен «М.Х. Хәертдинова исемендәге ЛДХШ» ның югары квалификацион категорияле укытучысы һәм рәссам Толстова Эльмира Сәгыйт кызы белән «Талантларга бай безнең төбәк» дип исемләнгән очрашу узды. Китапханәче Лениногорск шәһәре рәссамнары, М.Х.Хәертдинов исемендәге сәнгать мәктәбе тарихы белән таныштырды. Интеллектуаль разминка үткәрде. Э.С.Толстова үзенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләде, З. Мөдәрисованың «Тамгалы кеше» китабын бизәүдә алган тәэсирләре белән уртаклашты, «Чыршы уенчыгы» дигән мастер-класс үткәрде. Соңыннан балалар рәссамга сораулар бирделәр һәм зур канәгатьләнү белән М.Х. Хәертдинов исемендәге сәнгать мәктәбе укытучылары һәм мәктәп укучыларының картиналары күргәзмәсе белән таныштылар.