Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Халыкара инвалидлар көне

2 декабрьдә Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 14-нче номерлы коррекция мәктәбе укучылары өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Люди особой заботы» дип исемләнгән игелек сәгате үткәрделәр.  Яхшылык һәм изге гамәлләр турында аралашу балаларның  «Бүләккә чәчәк яки елмаю алу бик рәхәт!», «Ничек җиңел болай гына игелек эшләргә!» дигән фикерләреннән башланды. Бу яхшы сыйфатны аңлау балаларда «Әдәпле сүзләр», Әкият герое - игелекле яки явыз», «Мәрхәмәтле сүз әйтү» уеннары аша формалаштырылды, «Мәрхәмәтлеме  мин» тесты үткәрелде.Чара ахырында бер-берсенә әйтелгән изге теләкләр балаларны игелекле гамәлләр кылырга этәрде.