Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Балаларда хокук бар

29 ноябрь көнне Ю.Гагарин исемендәгеҮзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче  мәктәпнең 5 Б сыйныфы «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен Бөтендөнья балалар көненә багышланган «Балаларда хокук бар» дигән хокук сәгате үткәрделәр. Чараның максаты: балаларда «Кеше хокуклары Декларациясе», «Бала хокуклары турында Конвенция» турындагы күзаллауларны беркетү,  баланың төп хокуклары турында белемнәрен гомумиләштерү,  көндәлек тормышта хокук һәм бурычлар кулланырга өйрәтү, бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру. Балалар «Исемнәр», «Минем хакым бар» уеннары уйнадылар, анда аларга уенны сәхнәләштереп, кем хаклы икәнен билгеләргә кирәк иде. Аннан соң «Хокук» кроссворды чишелде. Чара ахырында балаларга «Мин хокукка ия булырга телим...» дигән гыйбарәне дәвам итәргә тәкъдим ителде, анда һәркем үз фикерен әйтте.