Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Әниләргә назлы сүзләр әйтегез»

22 ноябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 8 нче мәктәпнең 3 А сыйныфы укучылары белән Әниләр көненә багышланган «Әниләргә назлы сүзләр әйтегез» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Әниләр көне, Россиядә ул чагыштырмача күптән түгел генә, 1998 елдан бирле билгеләп үтелүгә карамастан, илебезнең күп санлы бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора.   Чара башында балалар белән «Датаны ата» дип исемләнгән разминка үткәрелде (китапханәче дата белән табличкалар күрсәтте, балалар бәйрәмне атадылар). Аннары презентация фонында балаларга Россиядә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләнде. Ана турында мәкальләр, сәнгать һәм әдәбият әсәрләрен искә төшерделәр. В. Осееваның «Почему?», «Сыновья», Л. Воронкованың «Что сказала бы мама», Я. Акимның «Мама», Е. Благининаның «Мамин день», Б. Емельяновның  «Мамины руки» әсәрләрдән өзекләр яңгырады. Чара ахырында балаларга Әниләр көненә открыткалар шаблоннары таратылды.