Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Россия символлары. Спорттагы казанышлар» Бөтенроссия олимпиадасы

     21 ноябрьдә Лениногорск районыннан 146 укучы «Россия символлары. Спорттагы казанышлар» дип исемләнгән Бөтенроссия олимпиадасында катнашты.

Бөтенроссия олимпиадасын оештыручы булып Россия дәүләт балалар китапханәсе тора. Олимпиада Россия газетасы һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати ярдәме белән үткәрелә. Безнең район олимпиадасын исә  Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе оештырды.

Бу көнне район буенча 8-10 яшьлек һәм 11-14 яшьлек балалар өчен 3 мәйданчык эшләде. Мәйданчыклар 2-нче, 13-нче номерлы һәм Тимәш авылының гомуми белем бирү мәктәпләрендә оештырылды.

Һәр катнашучы олимпиада биременең  нөсхәсен алды, ул үз эченә яшь категориясенә туры килә торган 10 сорауны алды. Олимпиада биремнәре арасында:

- тугыз тест биреме, аларның һәркайсында берничә тәкъдим ителгән җавапның бер вариантын сайлау мөмкинлеге;

- җентекле җавап таләп итүче бер бирем.

Олимпиаданың муниципаль туры нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: 8-10 яшьлекләр категориясендә - Чирикина Кира (2 нче урта мәктәп) һәм 11-14 яшьлекләр категориясендә - Гаранина Анастасия (2 нче урта мәктәп). Аларның эшләре киләсе турда катнашу өчен Казан шәһәренең балалар китапханәсенә җибәрелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!