Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Бөтен гаилә белән китапханәгә

21 ноябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Бөтен гаилә белән китапханәгә» акциясе узды, аның максаты – гаиләдә уку традицияләрен яңарту һәм балаларны ата-аналар белән китапханәгә җәлеп итү. Гаиләдә уку - күркәм традиция, ул турыдан –туры зурларга бәйле, чөнки балалар нәкъ менә бездән үрнәк ала. Китаплар балаларыбызның рухи дөньясын баеталар, төрле яктан үсешне тәэмин итәләр. Яшь укучыларга танышу өчен матур балалар китаплары һәм иң яхшы балалар журналлары тәкъдим ителде. Балалар бик теләп аралаштылар, үзләренең яраткан китаплары һәм геройлары турында сөйләделәр, китапханәче тәкъдим иткән яңа китапларның матур иллюстрацияләрен карадылар. Ә ата-аналар укуның гаилә даирәсендә файдасы турында, нәниләргә һәм яшүсмерләргә уку турында киңәшләр тыңладылар. Балалар рәхәтләнеп «Әкиятне ата», «Төсле мозаика» мультлото уннарын уйнадылар, әниләр турында табышмаклар, мәкальләр чиштеләр, рәсем ясадылар.