«Витаминнар хәзинәсе»
19 ноябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 14 нче коррекция мәктәбе укучылары өчен «Витаминнар хәзинәсе» дип исемләнгән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балаларга үз сәламәтлекләрен саклау өчен ничек дөрес итеп туклану турында сөйләделәр. Яшь укучыларыбыз нинди яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә витаминнар күбрәк булуын белделәр. Китапханәче мультимедиа презентациясе ярдәмендә кайбер яшелчәләр турында тулырак сөйләде. Аннан соң балалар «Витаминнар турында», «Дөрес туклану», «Азык-төлек кәрҗине» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр, «Файдалы, файдалы түгел» уенын уйнадылар.