«Бөек Болгар»
15 ноябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында, 2 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары өчен «Бөек Болгар» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр. Чара вакытында балалар борынгы Болгар шәһәренә виртуаль сәяхәткә юл тоттылар. Алар Идел Буе Болгарының үсеш тарихы һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып калган архитектура объектлары белән җентекләп таныштылар. Идел буе болгарларының үз музыкасы, җырлары, биюләре булган. Балалар шул чорның музыкаль инструментлары белән таныштылар һәм аларның тавышын тыңладылар.