«Толерантлык агачы»
Безнең Җир планетасында бик күп илләр бар, һәр ил үзенчәлекле һәм халкы да үзенчәлекле. Без төрле, бер-беребезгә бөтенләй охшамаган. Бездә тире төсе төрле, без төрле телләрдә сөйләшәбез, гореф - гадәтләребез төрле. Әмма без барыбыз да бердәм – без кешеләр. Ел саен 16 ноябрьдә Толерантлык көне билгеләп үтелә. 15 ноябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе «Толерантлык агачы» дип исемләнгән телдән журнал үткәрде. Чараның төп максаты-укучыларны башка кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтү, балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү, балаларны игелекле гамәлләр кылырга өндәү, хөрмәт, дуслык, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тирә-юньдәгеләргә карата юмартлык тәрбияләү иде. Балалар белән «Сөйләргә мине өйрәт», «Кайгыртучанлык лабиринты», «Кем күбрәк әдәпле сүзләр белә», «Мин үземдә нәрсә үзгәртергә телим», «Минем дустым» дигән уеннар үткәрелде.