Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Халыклар китаплар белән дус»

 

14 ноябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 6 нчы мәктәпнең 5В сыйныфы укучылары өчен «Халыклар китаплар белән дус» дип исемләнгән дәрес үткәрде.

    Балалар «Без төрле, әмма без бергә» дигән презентация карадылар, «Китап аша – халыклар ризалыгына»дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук безнең китапханәдә урнашкан рус, татар, чуаш, мордва, башкорт, үзбәк, грузин һ. б. халыкларның китаплары тәкъдим ителде. Балалар зур теләк белән чуваш шагыйрәсе Светлана Гордееваның «Күңелле карусель» һәм «Могҗизаларга ышанырга» җыентыкларыннан шигырьләр укыдылар. Чара чуаш халкының «Тиле тус» («Төлке биюе») әкияте буенча куелган курчак спектаклен карау белән тәмамланды.