Нарат нигә энәле
14 ноябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре тарафыннан «Салават күпере» клубы кысаларында Н.Сафинаның «Нарат нигә энәле»әкиятләренә сәхнәләштерелгән тамаша үткәрелде. 7 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен «Китап аша-игелек һәм яктылыкка» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде , Ф.Сафинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Язучының «Нарат нигә энәле»әкиятен укыдылар һәм сәхнәләштерделәр. Чара ахырында балалар китапханәсе коллективы тарафыннан «Маша һәм аю» дип исемләнгән курчак тамашасы үткәрелде