Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Әдәби Джунгли

13 ноябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Вернисаж» клубы кысаларында 11нче гимназиянең 4 А сыйныф укучылары өчен «Әдәби Джунгли» (Р. Д. Киплингның «Книга джунгли» китабы буенча) уен сәгате узды. Презентация фонында балаларга язучының биографиясе, тормышы һәм иҗаты  турында сөйләнде. Безнең илдә «Джунгли китаплары» һәм «Әкиятләр болай гына» дигән 2 җыентык аеруча танылу алды. Һәм иң популяры - «Джунгли китабы», ул бүреләр көтүе тәрбияләгән Маугли-малай турында сөйли. 2019 елда Д.Р.Киплингның «Джунгли китабы» хикәяләр һәм әкиятләр җыентыгына 125 ел тула. Аннан соң «Джунгли китабы» буенча уен сәгате үткәрелде. Балалар «Тасвирлау буенча бел», «Исемне хәтерлә», «Кемнең сүзләре бу?» дигән сорауларга җавап бирделәр. Китапханәче шулай ук «Киплингның әкияти джунглие» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә әзерләгән иде. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф алдылар.