Урман аланында.
7 ноябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 3 нче номерлы балалар бакчасында татар теленә өйрәтү буенча «Тамчы» түгәрәгенә йөрүче балалар өчен «Урман аланында» дип исемләнгән виртуаль сәяхәт үткәрделәр. Балаларга «Урмандагы агачлар» дигән презентация күрсәтелде. Алар урманда үсә торган агачлар, куаклар, гөмбәләр, дәвалау үләннәрен искә төшерделәр, яңа сүзләр өйрәнделәр. Шулай ук балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Чара ахырында балаларга «Огородная история» дип исемләнгән курчак спектакле күрсәтелде.