«Тынычлыкка һәм татулыкка юл»
30 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче урта мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Тынычлыкка һәм татулыкка юл» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Укучылар бәйрәмнең тарихы, 1612 елгы тарихи вакыйгалар белән таныштылар. Балалар «Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрь» дигән презентация карадылар. «Китап аша – халыклар ризалыгына» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда төрле халыкларның китаплары тәкъдим ителде: рус, татар, чуваш, мордва, башкорт, үзбәк, грузин һ.б. Чара «Мәкальне дәвам ит» уены белән тәмамланды.