Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Астафьева строки коснутся души»

30 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре  2 нче мәктәпнең 5б сыйныфы укучылары өчен «Астафьева строки коснутся души» дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрделәр. Чараның максаты-балаларның язучы һәм иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү, әхлакый шәхес тәрбияләү, башкаларның авыртуына ярдәмчел булу.

Китапханәче В.П. Астафьевның биографиясен сөйләде һәм күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү үткәрде. Виктор Петрович бик күп матур һәм кызыклы әсәрләр иҗат иткән, әмма аның иң якты һәм иң зур иҗат җимеше – «Последний поклон» китабы. Ул тулысынча, диярлек, балачак хатирәләренә багышлана. Бу китапка повестьлар һәм хикәяләр циклы керә. Бу бердәм әсәр, чөнки аның барлык элементлары бер тема – Ватаныбыз. Чара барышында әлеге китаптан өзекләр укылды. Аннан соң укылган өзек буенча фикер алыштылар. Соңыннан әсәр буенча викторина һәм кроссворд үткәрелде.